ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда микроавтобус катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрне хастаханәдән чыгарганнар
1,5 млн сум акча урлаган казанлыга хөкем чыгардылар
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра
Футбол чемпионатының шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация 11 июльгә кадәр озайтылган
Чаллыда микроавтобус белән юл һәлакәтендә алты кеше имгәнгән

Рәсми Татарстан

Алабугада җылылык бәясен киметүгә ирешкән яңа газ-турбина станциясен бүген Президент карый

9 март 2018, 10:22

Алабугада җылылык бәясен киметүгә ирешкән яңа газ-турбина станциясен бүген Президент карый Газ-турбина җайланмасын эшләтү нәтиҗәсендә, җылылык энергиясен җитештерүнең үзкыйммәте 20 процентка, электр җитештерү бәясе 3 процентка кимегән.

(Казан, 9 март, “Татар-информ”, Арсений Маврин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районына эшлекле сәфәр кыла. Республика башлыгы “Алабуга җылылык челтәрләре оешмасын” һәм электр көче 20 МВт, ә җылылык көче 33 МВт һәм 28 Гкал/с булган җылылык-электр станциясендәге яңа газ-турбина җайланмасын караячак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте интернет-порталы хәбәр итә.

Җылылык энергиясен җитештерүнең үзкыйммәтен киметү максатыннан, газ-турбиналы яңа электр станциясе төзелеше турында карар 2017 елның февралендә кабул ителгән иде.
Комплекс һәрберсе 5 МВт көчле булган дүрт турбинаны һәм берсе-берсе 7 Гкал/с көчле дүрт котел-утилизаторны үз эченә ала. Шулай ук, газ-турбина җайланмасы комплексына ике басым компрессор станциясе дә керә.

Газ-турбина җайланмасын эшләтү нәтиҗәсендә, җылылык һәм электр энергиясен эшләп чыгаруны 60 һәм 40 процентка тәңгәлләштерүгә ирешкәннәр.

Җылылык энергиясен җитештерүнең үзкыйммәте 20 процентка, электр җитештерү бәясе 3 процентка кимегән. Бу җылылыкка тарифлар үсешен тоткарлый, Алабугада электр һәм җылылык белән тәэмин итүне эффектив һәм ышанычлы итә.

Газ-турбина электр станциясе төзелешенә керткән инвестицияләр якынча 1,3 млрд сум тәшкил итә. Станциядә эшләү өчен Алабуга җылылык-электр үзәге һәм ябык Урыссу гидро-электр станциясе белгечләре җәлеп ителгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10