ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Мәскәүдә хәләл ризыкны таныту максатыннан күргәзмә оештырыла

9 март 2018, 11:01 , Фото: Салават Камалетдинов

Мәскәүдә хәләл ризыкны таныту максатыннан күргәзмә оештырыла "Хәләл" тамгасы хәзер дини билге буларак кына кабул ителми, ул сыйфат билгесе буларак та танылды", - ди оештыручылар.

 (Казан, 9 март, "Татар-информ"). Быел 25-26 апрель көннәрендә Мәскәүнең "Крокус Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә хәләл ризыкны таныта торган HALFOOD күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәләр үзәгенең рәсми сайтында бу хакта хәбәр бар.

HALFOOD күргәзмәсе сигезенче тапкыр үткәрелә, аны "АлифКонсалт" маркетинг төркеме оештыра. Быел күргәзмә ике юнәлештә эшләячәк - хәләл һәм файдалы ризык салонында хәләл ризык индустриясе казанышлары күрсәтеләчәк, экологик яктан чиста товарлар һәм хезмәтләр салонында сәламәтлек өчен зарары булмаган товарлар тәкъдим ителәчәк. 

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, соңгы 8 ел эчендә Россиядә хәләл товар җитештерүчеләрнең саны 20 тапкырга арткан. "Хәләл" тамгасы хәзер дини билге буларак кына кабул ителми, ул сыйфат билгесе буларак та танылды", - ди оештыручылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10