ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда янгында 52 яшьлек ир-ат һәлак булган

9 март 2018, 17:28 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Татарстанда янгында 52 яшьлек ир-ат һәлак булган Фаҗига Түбән Кама районында килеп чыга.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Татарстанда җитди янгында 52 яшьлек ир-ат һәлак булган дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә. 

8 март көнне, кичке сәгать тугызлар тирәсендә №63 эзләү-коткару бүлегенең диспетчер пультына 112 бердәм номерыннан янгын турында хәбәр килеп ирешә. Түбән Кама районының Ключ Труда авылында йорт, мунча, сарай янган була.

Янгын сүндерүгә №63 эзләү-коткару бүлеге һәм “Шәңгәлче” ДПК хәзмәткәрләре килә. Фаҗига урынында янгын сүндерүчеләр кечкенә йорт, мунча һәм сарай янганын ачыклыйлар. Утның күрше йортларга да күчү куркынычы була.

Күршеләре янгын сүндерүчеләргә йортта кеше булырга мөмкинлеге турында әйтәләр.

Кичке сәгать унга янгын тулысынча сүндерелә. Янгын сүндерүчеләр фаҗига урынын карага керешәләр. Иртәнге алтыларда янган торакның иң ахыргы бүлмәсендә 52 яшьлек ир-атның янып беткән гәүдәсенә тап булалар. Һәлак булган ир йорт хуҗасының улы булырга тиеш дип фаразлана.

Янгын нәтиҗәсендә йорт, мунча һәм сарай янып көлгә әйләнә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе – мичләрне эксплаутацияләүдә янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10