ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакын буенча бурычлыларга карата эшне көчәйтергә кушты

9 март 2018, 16:25

“Мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Әлеге хәл прокуратура, министрлык җитәкчеләре, район башлыкларыннан җентекле игътибар таләп итә”,- диде ул.

(Казан, 9 март, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов хезмәт хакы буенча бурычларны бетерү максатыннан эшне активлаштырырга кушты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген бу мәсьәлә аерым контрольдә тора. Республиканың хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәсендә хезмәт хаклары буенча бурычларны шактый киметүгә ирешелгән. Ләкин бу проблема хәзер дә кайбер оешмаларда саклана. “Мәсьәләнең чишелешен табарга кирәк. Әлеге хәл прокуратура, министрлык җитәкчеләре, район башлыклары тарафыннан җентекле игътибар таләп итә”,- дип өстәде Президент.

Рөстәм Миңнеханов бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагындагы бурычлары булганнарга игътибар итәргә кушты. Аерым алганда, сүз “Ак Барс Холдинг” оешмасы турында сүз бара. Татарстан Президенты, алга таба да хезмәт законнарын бозу очраклары булганда, компания җитәкчелеген җаваплылыкка тартырга кирәклеге билгеләп үтте. “Алга таба да болай дәвам итсә, җаваплылыкка тартыгыз. Һәрвакыт без кемдер атыннан чабып йөрмәячәкбез”, - дип белдерде Татарстан Президенты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10