ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Фән һәм мәгариф

2018 елда Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 2,5 миллиард сум тотылачак

11 март 2018, 08:00 , Фото: Т.Волкова

2018 елда Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларын ремонтлауга 2,5 миллиард сум тотылачак 2017 елда республикада 146 мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары ремонтланды.
(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 2 миллиард 579 миллион сумга мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен ремонтлау планлаштырыла.
 
 
2017 елда 146 мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениене ремонтлау өчен 2 миллиард 579 миллион сум акча тотылган.
 
Белем бирү объектларына капиталь ремонт үткәрү программасы 2012 елдан тормышка ашырыла. Биш елда аны финанслауга 15 миллиард 27 миллион сум акча юнәлтелде. Бу чорда республикада 701 урта мәктәп, 49 коррекция мәктәбе, 173 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзекләндерелде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10