ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Баулының “Гали” мәчетендә хәйрия ярминкәсе үтте

11 март 2018, 07:00

Нәтиҗәдә 9 мең тирәсе акча җыелды.

(Баулы, 11 март, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Индира Сәйфуллина). Баулы мәчететендә бәйрәм рухы хакимлек итте. Бинага керүчеләрне татар халкының борынгы көнкүреш кирәк-яраклары - кулдан чигелгән сөлгеләр, сәке япмалары, ашъяулыклар һәм башкалардан ясалган күргәзмә һәм хуҗабикәләрнең уңганлыгын чагылдырган, авыздан сулар китергән тәм-томнар куелган өстәлләр каршы алды. Алар янында кул эшләре – бәйләгән бияләй-оекбашлар, теккән, чиккән кул эшләнмәләре урын алды, дип яза җирле басма.

– Бүген мәчеттә шундый гадәти булмаган чара үткәрергә уйладык. Моны мәчеткә йөрүче апаларыбыз бертавыштан күтәреп алдылар, – дип сөйләде безгә Баулының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов.– Күргәзмәдәге борынгы әйберләр – үткәнебезне искә төшереп, сокланып карау өчен. Бүгенге ярминкәдән кергән акчалар мәчет төзелешенә тәгаенләнә.

– Бик кирәкле, бик саваплы эш бу, – дип үзенең фикерләре белән бүлеште Гөлсорур абыстай.– Мондый чара әле бездә беренче генә тапкыр үтә, аңа кушылган, әйберләр сатып алган һәр кешенең изге гамәлен Аллаһыбыз кабул кылсын. Өстәлләрдәге ризыкка, байлыкка карап күзләр сөенә. Мәчеткә йөрүче һәрберебез бүген үзеннән өлеш кертте. Мин торт пешереп алып килдем. Шулай ук бәйләгән оекбаш, бияләйләрем, өйдә кию өчен бәйләгән башмаклар бар иде, аларны да алып килдем. Аларны сатудан кергән акчалар бездән зәкат буларак китәчәк, Алла боерса.

Берничә өстәлне берләштереп ясалган күркәм табында бавырсак, вак чәк-чәк, пешерелгән чәчәкләр, тәбикмәк, коймак, кыстыбый, өчпочмак, вак бәлеш кебек аш-су бар иде.
– Бик матур көн бүген мәчетебездә, – диде Әнисә апа Биктимерова. – Җомга намазына килүчеләр сатып алса яхшы инде,кереме саваплы эшкә китәсе бит. Бүген алар өчен чәй табыны да әзерләп куйдык әле. Мин махсус каз ите белән пешерелгән шулпага балтырган салдым, кабак токмачы кисеп пешердем. Бик тәмле аш ул. Бүген кардәшләребезне шуның белән сыйлыйбыз.

Шулай итеп, мәчеткә җомга намазына килүчеләр рухи азык белән беррәттән бәйрәмчә кәеф алып, халкыбызның аш-суыннан авыз итеп тә киттеләр.

Бу көнне мәчеткә 100дән артык кеше килде. Һәрберсе нәрсә дә булса сатып алырга тырышты. Нәтиҗәдә 9 мең тирәсе акча җыелды, диелгән район хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10