ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Ютазы районында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды

11 март 2018, 01:00 , Фото: Ильмира Галиева

Ютазы районында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды Урыссу бистәсе спортчылары белән волейбол мәйданында көч сынашырга күрше Октябрьский каласы командасы да килде.

(Ютазы, 11 март, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы “Олимп” спорт комплексында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды, дип яза җирле басма.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган бәйрәм уенында дүрт команда очрашты. Урыссу бистәсе спортчылары белән волейбол мәйданында көч сынашырга күрше Октябрьский каласы командасы да килде. Бәйрәм иртәсе булуы үз сүзен әйтми калмады – гүзәл затларыбызның һәр хәрәкәтендә күңел көрлеге чагылса, йөзләреннән елмаю чаткысы китмәде. Алар үз уеннарыннан зур канәгатьлек алды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10