ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Спас районы Ким мәктәбе укучысы самбо буенча Татарстан беренчелеге ярышларында җиңде

11 март 2018, 04:00 , Фото: nurlat-tat.ru

Спас районы Ким мәктәбе укучысы самбо буенча Татарстан беренчелеге ярышларында җиңде Александра Пронягина2002–2003 елда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында 80 килограммнан авыррак үлчәүдә җиңүче булды.

(Спас, 11 март, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районы Ким мәктәбе укучысы Александра Пронягина Нурлатта самбо буенча Татарстан беренчелегенә уздырылган ярышларда барлык көндәшләреннән өстен чыкты, дип яза җирле басма.

Ул 2002–2003 елда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында 80 килограммнан авыррак үлчәүдә җиңүче булды. Укучыга диплом, медаль һәм истәлеккә бүләк тапшырылды.

Әлеге ярышта 72 килограммга кадәр авырлыкта Рауль Нәфыйков (Болгардагы 1нче мәктәп) өченче урынга лаек булды, диплом, медаль һәм бүләк алды.

Яшь спортчыларның ирешкән уңышында “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкинның өлеше зур.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10