ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казансу буендагы ресторанда янгын чыккан

11 март 2018, 11:13

Казансу буендагы ресторанда янгын чыккан     Түбән Заречье дамбасындагы бинада 170 квадрат метр мәйданны янгын чолгап алган.

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Башкалада Киров районында Казансу өстендәге “Круиз” ресторанында янгын чыккан. Әлеге хәл узган төндә булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Төнге сәгать икеләр тирәсендә Түбән Заречье дамбасындагы ресторан беседкасы яна башлаган. Янгын 170 квадрат метр мәйданны чолгап алган. Янгын сүндерүчеләр илле минутта янгынны сүндергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10