ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
"Татар кызы-2018" республика сайлап алу турының җиңүчесе билгеле
Рөстәм Миңнеханов һәм Джанни Инфантино Казанда Испания - Иран матчын карый
Иртәгә Казанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә шәһәр яны поездларының маршруты үзгәрә
20 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Дин

Кырымда “Алтын нәсел” балалар клубы эшли

11 март 2018, 13:26

Кырымда “Алтын нәсел” балалар клубы эшли Кырым һәм Севастополь шәһәрләре мөселманнары Диния нәзарәтенең “Файдалы илем” проекты кысаларында балалар белән очрашу оештырганнар.

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Кырымда эшли торган “Алтын нәсел” балалар клубы ай саен очрашулар оештыра. Бу юлы чара Кырым һәм Севастополь шәһәрләре мөселманнары Диния нәзарәтенең “Файдалы илем” мәгърифәтчелек проекты кысаларында үткәрелде, дип хәбәр итә Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте.

Чарада балалар белән “Исламда мәрхәмәтлелек” темасына сөйләшкәннәр. Моннан тыш, хайваннарга карата миһербанлылыкка багышланган фото-бәйгегә йомгак ясалган.

Әлеге хәбәрдә әйтелгәнчә, Алимә Чахмарова, Сурия Баирова һәм Айшә Вәлиләева бәйге җиңүчеләре булып танылган. Балаларга клуб җитәкчелегеннән он-лайн бәйгедә актив катнашучылары өчен бүләкләр тапшырылган.

Соңыннан күңелле чәй табыны оештырылган.Очрашуда егерме бала катнашкан.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10