ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алексеевский районында балыкчылар чак кына батып үлмәгән

11 март 2018, 14:11

Балыкчылар үзләре ясаган транспорт чарасы Көрнәле инеше ерганагына төшеп киткән.

(Казан, 11 март, “Татар-информ”). Алексеевский районында өч балыкчы “вездеход”та Көрнәле инеше ерганагына төшеп киткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Балыкчылар үзләре ясаган транспорт чарасына утырып барганнар. "Вездеход" Көрнәле инеше ерганагына төшеп киткән. Коткаручылар өч ир-атка ерганактан чыгарга ярдәм иткән.

Балыкчыларны 3нче зона отряды хезмәткәрләре коткарып калган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10