ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

КГЭУ ректоры чаңгы марафонында В.Леонов һәм Р.Миңнехановны узып, беренче килде

11 март 2018, 14:56 , Фото: Расих Фасхутдинов

КГЭУ ректоры чаңгы марафонында В.Леонов һәм Р.Миңнехановны узып, беренче килде Татарстан вип-персоналары һәм паралимпиячеләре биш чакрымлы дистанциягә чыкты.

(Казан, 11 март, “Татар-информ”, Валерия Белова). Бүген чаңгы марафонында биш чакрымлы дистанциядә катнашучы Татарстан вип-персоналары арасында Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов җиңүче булды.

Финишка икенче булып “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Рифкать Миңнеханов, өченче булып “Татнефть” ГАҖнең “Әлмәт” нефть-газ чыгару идарәсе җитәкчесе Ренат Ногайбәков килде.

“Хәзер 23нче сан белән чабарга тырышачакмын - ошады. Минем, билгеле, шәхси саным бар, әмма бу юлы 23не бирделәр. Ошады. Нәтиҗә нинди генә булса да, иң мөһиме, катнашу һәм аннан алган тәэсирләр. Казан чаңгы марафонында катнашучыларның барысына да уңышлар телим”, - диде Рифкать Миңнеханов.

Бүген Казан чаңгы марафонында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафис Борһанов, Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Әлмәт һәм Саба районнары башлыклары, Казан шәһәре югары уку йортлары ректорлары һәм республика компанияләре директорлары катнашты.

Марафон 1968 елның 24 мартыннан  башлап һәр елны уздырыла. Ул чакта беренче чаңгы марафоны Казан дәүләт педагогия институты призына старт алган булган. Институт ректоры әлеге истәлекле көнне һәр факультетка республика яки бөтенсоюз күләмендә зур чара буларак билгеләп үтәргә чакырган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10