ҺАВА ТОРЫШЫ -17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Яшел Үзән шәһәр суды 162500 сум урлаган 31 яшьлек мошенник хатынга карар чыгарды

11 март 2018, 22:00

Яшел Үзән шәһәр суды 162500 сум урлаган 31 яшьлек мошенник хатынга карар чыгарды Хөкем ителүче судта соңгы очракны гына таныса да, хөкемдарлар аның гаебен ачыклап үз карарын чыгара.

(Яшел Үзән, 11 март, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Әлфия Зыякаева). Яшел Үзән шәһәр суды ике пенсионердан 162500 сум урлаган элек хөкемдә булган 31 яшьлек Ярославль өлкәсендә яшәүче мошенник хатынга карар чыгарды. Хәзер бу аферист биш ел да өч ай колониядә үз срогын тутырачак.

Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин сөйләвенчә, 2017 елның августында бу мошенник хатын 88 яшьлек әбинең авыру аякларын дәваларга ышандыра. Әбинең фатирында «халык дәвалаучысы» башта бер стакан су сорый һәм шуңа хуҗабикәгә алтын әйберләрен салырга куша. Әлбәттә, әби авыруларыннан котылырга теләп, стаканга алтын алкаларын, йөзекләрен һәм чылбырын сала. Аннан соң мошенник хатын әбидән кара тукыма сорый. Әби аңа иске кара күлмәген китереп тоттыра. Ялган дәвалау чы шул күлмәк белән стаканны каплый да алтыннарны шул күлмәккә төргән сыман итә һәм әбигә биреп яшереп куярга куша. Нәтиҗәдә пенсионер хатын 15 мең сумга алдана.

Икенче очрак 2017 елның сентябрендә теркәлә. Шул ук аферист 77 яшьлек хатынны алдап, аның 147500 сумын урлап алып чыгып китә.

Хөкем ителүче судта соңгы очракны гына таныса да, хөкемдарлар аның гаебен ачыклап үз карарын чыгара.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10