ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Лаеш кызы ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә өченче урынны алды

12 март 2018, 03:00

Лаеш кызы ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә өченче урынны алды Кемерово шәһәрендә узган ярышларга Россиянең 30 төбәгеннән 160 иң көчле көрәшчеләр килгән иде.

(Лаеш, 12 март, "Татар-информ", "Кама ягы", Людмила Никифорова). Лаеш комплекслы балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Галина Архипова үз үлчәү авырлыгында ирекле көрәш буенча Россия беренчелегендә өченче урынны алды, дип яза җирле басма.

Кемерово шәһәрендә узган ярышларга Россиянең 30 төбәгеннән 160 иң көчле көрәшчеләр килгән иде. Мәсәлән, Дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулаган Лучана Бекбаулова, 2017 елда Россия чемпионнары булган Александра Прокина һәм Анастасия Сидельникова. Әмма Галина Архипова үз көндәшлшре белән оста көрәшеп, бронза медаленә ия булды.

Кызны Евгений Атарский көрәшергә өйрәтә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10