ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Диния Нәзарәте яңа белем бирү проектын башлый

12 март 2018, 10:54

Дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә Казанның Гәлиев мәчетендә узачак.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яңа белем бирү проектын башлап җибәрә - “Бер көндә белем алу мәктәбе”. Әлеге курслар укучыларга тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген тудыра. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 дәрестән торган курслар атнага бер мәртәбә оештырыла. Курсларга 12 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәркем языла ала.

“Бер көндә белем алу мәктәбе”ндә дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә 3 сәгать дәвамында Казанның Гәлиев мәчетендә узачак.

Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең тәҗрибәле хәзрәтләре, абыстайлары һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары укытачак. Дәресләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырыла.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте ислам дине нигезләрен үзләштерергә, намаз укырга өйрәнергә теләге булган мөселманнарны әлеге файдалы һәм нәтиҗәле курсларга чакыра. 

Дәресләр 2018 елның 25 мартында башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10