ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чаллыда микроавтобус катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрне хастаханәдән чыгарганнар
1,5 млн сум акча урлаган казанлыга хөкем чыгардылар
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра
Футбол чемпионатының шәһәр матбугат үзәкләренә аккредитация 11 июльгә кадәр озайтылган
Чаллыда микроавтобус белән юл һәлакәтендә алты кеше имгәнгән

Икътисад

Татарстанда өлешчеләрне яклау фонды төзеләчәк

12 март 2018, 11:18

Рөстәм Миңнеханов алданган өлешчеләргә ярдәм күрсәтү оешмасы төзү турындагы указга кул куйды.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада намуссыз төзелеш компанияләренең гамәлләреннән зыян күргән кешеләрне яклау фонды төзү турындагы указга кул куйды. Шул хактагы документ Татарстан Президенты сайтында дөнья күргән.

Әлеге фонд «Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме күрсәтү турында»гы законны гамәлгә ашыруда катнашачак.

Татарстан Министрлар Кабинеты алдында фондның оештыручысы булачак башкарма хакимият органын билгеләү бурычы тора.

Указ быелның 9 мартында үз көченә керде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10