ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты һәм Мармарис мэры тугандаш шәһәрләр элемтәсен үстерү турында сөйләште

12 март 2018, 12:05 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты һәм Мармарис мэры тугандаш шәһәрләр элемтәсен үстерү турында сөйләште Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Али Адҗар белән очрашты.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Али Адҗар белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.

Кичә Айдар Метшин һәм Али Адҗар тугандаш шәһәрләр элемтәсен үстерү буенча ике яклы планны имзаладылар.Алар берничә юнәлеш буенча уртак эш алып баруны планлаштырдылар: шәһәрләр арасында туры авиэлемтә булдыру, мәктәп укучылары белән алышыну, мәдәни элемтәләрне үстерү һәм башкалар.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
с Мэром города Мармарис 
(Турецкая Республика) Али Аджаром

Рөстәм Миңнеханов очрашуда әлеге документны имзалау Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия хезмәттәшлеген ныгытуда чираттагы адым булуын билгеләп узды.  

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
с Мэром города Мармарис 
(Турецкая Республика) Али Аджаром

Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садый Доган, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10