ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Коръән-хафизлар әзерләү Үзәге ачык ишекләр көне үткәрә

12 март 2018, 12:32 , Фото: Салават Камалетдинов

Коръән-хафизлар әзерләү Үзәге ачык ишекләр көне үткәрә Очрашуга килүчеләр Үзәкнең эшчәнлеге турында мәгълүмат алачак һәм булачак абитуриентлар өчен 2018 елда укырга керү тәртипләре белән танышачак.

(Казан, 12 март, "Татар-информ"). 17 мартта Казан ислам университетының Коръән-хафизлар әзерләү Үзәге ачык ишекләр көне үткәрә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашуга килүчеләр Үзәкнең эшчәнлеге турында мәгълүмат алачак һәм булачак абитуриентлар өчен 2018 елда укырга керү тәртипләре белән танышачак. Шулай ук, Коръән-хафизлар әзерләү Үзәге җитәкчелеге ачык ишекләр көненә килгән кунакларның сорауларына җавап бирәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Очрашу урыны: Казан, Вознесение бистәсе, Цветочная урамы, 24 йорт. Башлана: 9:30 сәг.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10