ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сайлаучыларга бирелә торган беләзек белән җәмәгать транспортында түләүсез йөреп булачак

12 март 2018, 13:30 , Фото: Ильнар Тухбатов

Сайлаучыларга бирелә торган беләзек белән җәмәгать транспортында түләүсез йөреп булачак Беләзекләре булган кешеләр «Казан-Арена» территориясендә Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышын карый алачак.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Россия Президентын сайлау көнендә, 18 мартта, сайлау участокларына килгән Казан кешеләренә махсус беләзек бирәчәкләр. Ул җәмәгать транспортында йөрү һәм бәйрәм концертын түләүсез карау хокукын бирә. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин шул хакта хәбәр итте.

«Сайлау участокларына килгән барлык кешеләргә дә «Мин тавыш бирдем» дигән язулы беләзекләр тапшырылачак. Аның белән 18 мартта шәһәрнең җәмәгать транспортында түләүсез йөрергә мөмкин», - дип искәртте Варакин.

Моннан тыш, әлеге беләзекләре булган кешеләр «Казан-Арена» территориясендә популяр җырчылар Валерий Меладзе һәм Егор Крид чыгышын карый алачак.

18 мартта Казан халкы барлык мәктәпләрдә узачак гаилә бәйрәмнәре, спорт чаралары, концертлар һәм мастер-классларда катнаша ала, диде докладчы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10