ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Татарстан хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрының яңа беренче урынбасары билгеләнде

12 март 2018, 12:55

Р. Миңнеханов Р. Вәлиулловны 5 марттан Татарстанның Казахстандагы вәкаләтле вәкиле вазифасыннан азат итте.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Рөстәм Вәлиуллов 5 мартта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы.

Рөстәм Вәлиуллов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Татарстанның Казахстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле вазифасыннан азат ителде.

Р. Вәлиуллов 2015 елның июленнән Татарстанның Казахстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле булып эшләде. Моңа кадәр ул Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча башлыгы урынбасары вазифасын башкарган иде. Р. Вәлиуллов 20 ел дәвамында Татарстан буенча Россия Федерациясе эчке эшләр органнарында төрле вазифалар биләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10