ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әгерҗенең вокал ансамбле “Йолдызлык“ фестиваленең зоны турында җиңде

12 март 2018, 23:00

Әгерҗенең вокал ансамбле “Йолдызлык“ фестиваленең зоны турында җиңде Минзәләдә “Созвездие–Йолдызлык“ республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды.

(Әгерҗе, 12 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Минзәләдә “Созвездие–Йолдызлык“ республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узды. Анда Мөслим, Актаныш, Минзәләнең яшь артистлары белән бергә Әгерҗенең сәхнә осталары да катнашты.

Бәйгедә катнашучылар “Вокал-соло“, “Вокал ансамбле“, “Хореография“, “Конферансье“ номинацияләрендә чыгыш ясадылар.

Әгерҗенең яшь сәхнә осталары да жюри алдында имтиханны уңышлы тапшырдылар. Иж-Бубыйдан Рузана Исламова җитәкчелегендәге “Карусель“ бию төркеме – икенче, “Радуга культур“ балалар иҗаты йортыннан Юлия Рыболовлеваның “Росинки“ кечкенәләр бию төркеме өченче урыннарны алдылар. Сәнгать мәктәбеннән Гүзәл Сәләхиева җитәкчелегендәге “Здравствуй, песенка“ вокал ансамбле беренче урын яулады. Елена Скворцова һәм Марсилә Муллахмәтова шәкертләре – җырчы кызлар Адилә Гобәйдуллина һәм Диләрә Шакирова – өченче урыннарда.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10