ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Актаныш хоккейчылары Татарстан беренчелегендә чемпион калды

12 март 2018, 22:00

Актаныш хоккейчылары Татарстан беренчелегендә чемпион калды Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов кызларны Актанышның тантаналар залында 13 март көнне тәбрикләячәк.

(Актаныш, 12 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). «Лачын» спорт мәктәбе кызлары хоккей буенча Актаныш хоккейчылары Татарстан беренчелегендә чемпион калдылар, дип яза җирле басма.

Уку елы дәвамында бара торган хоккей буенча Татарстан беренчелегенең кызлар арасындагы турниры кичә төгәлләнде. Актаныш хоккейчылары аннан җиңү белән кайтты.

2004-2005 елгы кызлар арасында барган бәйгеләрдә актанышлылар баштан ук кыю чыгыш ясап, максатчан рәвештә җиңү өчен көрәштеләр. Остаз Юрий Ерошенков карамагында шөгыльләнүче бу команда узган ел мәртәбәле бу турнирны II урында тәмамлаган булса, быел инде алдан ук чемпион калачакларына ышанып уйнадылар. Әмма уеннар җиңел булмады. Казан командасы белән финалда уеннары гына да ни тора. Үзләреннән өлкәнрәк һәм шәһәрчә усал, кайнар кызлар белән ярыш авыр барды. Шуңа карамастан, соңгы нәтиҗәләр буенча актанышлылар барыбер өстен чыкты. Казан командасы – II, Кама Аланы III урында.

Җиңеп кайткан кызларны кичә хакимият бинасы алдында шарлар тоткан әти-әниләр, районның спорт бүлеге җитәкчеләре һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнвәрова каршы алдылар. Арыган, алҗанган, әмма шат елмайган кызларны котлап, чәчәкләр тараттылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов кызларны Актанышның тантаналар залында 13 март көнне тәбрикләячәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10