ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын метрологик тәэмин итү хакында сөйләштеләр
Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды
ТР Президенты белән Петербург Губернаторы үзара хезмәттәшлек чаралары планын имзалады
Татарстан Премьер-министры Казанда ITSF XII Бөтенроссия форумын ачты
Татарстан Президенты Санкт-Петербургта Үзәк хәрби-диңгез музеенда булды

Фән һәм мәгариф

Олы Ачасыр авылы мәктәбенә Шакирҗан Таһири исеме бирергә телиләр

12 март 2018, 20:48 , Фото: Алмаз Шигабутдинов

Олы Ачасыр авылы мәктәбенә Шакирҗан Таһири исеме бирергә телиләр Авыл халкы һәм мәктәп хезмәткәрләре мәктәпкә галим исеме бирелсә, аны озак еллар ябылу куркынычыннан азат итәр иде дип саный.

(Олы Ачасыр, 12 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Яшел Үзән районы Ачасыр төп гомуми белем бирү учреждениясенә Шакирҗан Таһири исеме бирергә телиләр. Бу хакта Шакирҗан Таһириның тууына 160 еллыгы уңаеннан уздырылган фәнни-гамәли конференциядә мәктәпнең элеккеге директоры Марс Максумов әйтте.

“Мин Олы Ачасыр мәктәбендә директор булганда, Каюм Насыйри исеме бирдертмәкче идем. Ул вакытта рөхсәт бирелмәде. Каюм Насыйри Кече Шырдан авылында туган. Шакирҗан Таһири белән барысы да барып чыгар дип уйлыйм. Ул безнең авылдашыбыз, шулай ук бу конференция дә моңа этәргеч булыр дип уйлыйм”, - диде ул.

Укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлнур Абзалина мәктәпкә Шакирҗан Таһири исемен бирү – мәктәпне япмаска, аның эшчәнлеген озак елларга дәвам итәргә бер адым дип саный.

“Мәктәпләргә шәхес исеме бирелү практикасы күптәннән бар. Без моны башка мәктәпләрдә дә күрәбез. Яши алган кадәр мәктәп яшәсен иде. Мәктәп яшәгән вакытта авыл да яши”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Гөлнур Абзалина.

Мәктәпкә Шакирҗан Таһири исеме бирү фәнни-гамәли конференциянең резолюциясенә керде.

Белешмә: Шакирҗан Таһири Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында 1858 нче 12 мартында туган. Әтисе - Әхмәтҗан абзый өяз ахуны буларак танылган кеше була. Шакирҗан башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә ала һәм соңыннан Казанга килеп, «Мәрҗәния» мәдрәсәсендә укый.

Ш.Таһири большевик Х.Ямашевның беренче укытучысы булган.

«Мәрҗәния»не тәмамлагач, Татар Укытучылар мәктәбендә дә белемен арттырган.

1881 нче елның 1 маеннан Таһири үзенең чын укытучылык эшен башлап җибәрә. Аны Казандагы татар малайлары өчен ачылган мәктәпкә рус теле укытучысы итеп билгеләгәннәр. Бер үк вакытта Таһири Усманов мәдрәсәсендә дә укыткан. Биредә ул 1883 нче елның февраленә кадәр рус теле һәм арифметика фәннәрен алып барган.

Шушы елларда Ш.Таһири Укытучылар мәктәбендә рәсем дәресләрен алып баручы педагог-методист Г.Ю.Филиппус белән шөгыльләнеп, рәсем сәнгатенең нечкәлекләренә өйрәнгән. Аның рәсем укытучысы исемен алу өчен тәкъдим ителгән рәсемнәре Петербургның сәнгать академиясендә уңай бәяләнгән.

Шулай итеп, 1883 елның 8 октябрендә татарлардан беренче буларак Таһирига өяз училищеларында рәсем укытучысы булып эшли алу хокукын раслаучы таныклык бирелә.

«Рус телен белү һәм аны үзләштерү - татар халкының мәдәниятле, белемле икәнлеген күрсәтә торган төп чыганак. Мин балаларымны башта бер-ике ел татарча укытам, аннан соң гына рус мәктәбенә бирәм», - дип әйтә торган булган Ш.Таһири. Шул рәвешле, педагогика өлкәсендә бик оригиналь карашлар калдырган.

Рәсем сәнгате теориясе һәм методикасында хакимлек итеп килүче геометрик методны саклау, һәм ислам динендә табигать күренешләрен, үсемлекләрне, хайваннарны, кешеләрне сурәтләү тыелу кебек күренешләр, Таһириның рәсем укытучысы буларак эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә ул рәсем дәресләрендә төрле геометрик фигуралар сызу, класста җиһазларның фасадын ясарга өйрәтү һәм биналарның аерым өлешләрен сызарга өйрәтү белән чикләнергә мәҗбур булган.

Ш.Таһириның эшчәнлеге бер яклап кына бармый. Ул балалар укыту белән бергә җәмгыятькә файдалы эшләр да башкарган.

Ә 1913 нче елда Казанда татар хатын-кызлары өчен гимназия ачу эшен оештырып йөрүче төркемдә катнаша. Аның уку-укыту планын төзү эшендә дә зур өлеш кертә.

1915 елның 16 октябреннән Таһири Казанның 1 – реальное училищесында ислам динен укыту вазифасын тулысынча үз өстенә алган.

Ш.Таһири тарихта тирән эз калдырган 20 хезмәт авторы. «Гарәпчә синтаксис», «Гарәп хәрефләре белән матур язарга өйрәтү», «Башлангыч мәктәптә геометрия», «Арифметикага өйрәтү» дәреслекләре басылмый калган.

Ш.Таһири халыкка аң-белем тарату эшендә зур хезмәт куеп, гомере буе җигелеп эшләп, 1918 нче елның январь аенда вафат була. Ул Яңа Бистәдәге татар зиратына җирләнгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10