(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстаннан сайланган Россия Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булды. Биредә төбәктә икътисадны цифрлаштыру һәм цифрлы технологияләр үсеше перспективалары тәкъдим ителде.
Доклад белән Татарстан вице-премьеры - Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыкты. Ул Татарстанның цифрлаштырылуга әзер төбәкләрнең берсе булып әйтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин икътисадны цифрлаштыру трендлы һәм перспективалы эш, дип билгеләп үтте.
“Россиянең бер генә субъекты да, бер генә предприятиесе дә артта кала алмый. Югыйсә, ул төпкә утыра”, - диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе. Фәрит Мөхәммәтшин өстәп, икътисадны цифрлаштыру темплары үсә генә барачак, диде.