ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 йорт ремонтланачак

13 март 2018, 08:00 , Фото: Т.Волкова

2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 йорт ремонтланачак 2017 елда республикада 984 йортка капиталь ремонт ясалды.
(Казан, 13 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстанда 5,13 миллиард сумга 909 күпфатирлы йорт ремонтланачак.
 
 
Капиталь ремонт программасы тормышка ашырылган ун елда республикада 14 713 йорт ремонтланды, моңа 53,03 миллиард сум акча җәлеп ителде. 2017 елда 984 йортны ремонтлауга 4,67 миллиард сум акча юнәлтелде.
 
Торак йортларны капиталь ремонтлау программасы 2008 елдан тормышка ашырыла. Программаның максаты – Татарстанда торак фондын торгызу һәм сыйфатын күтәрү, халыкның яшәү шартларын яхшырту.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10