ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районында 32 гаилә “ГТО – бөтен гаилә белән” бәйгесендә көч сынашты

13 март 2018, 01:00

Әлки районында 32 гаилә “ГТО – бөтен гаилә белән” бәйгесендә көч сынашты Ярышларда катнашкан һәр гаиләгә ГТО нормативларын тапшыру хакында сертификатлар бирелде.

 (Әлки, 13 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районында  “Алинә” универсаль спорт залында узган “ГТО – бөтен гаилә белән” ярышларында ата-аналар һәм балалар әнә шулай спортның байтак төрләре буенча көч сынаштылар. “Без бергә” Зур гаилә уеннары республика проекты кысаларында узган әлеге чарада мәктәпләр һәм балалар бакчалары тәкъдим иткән 32 гаилә катнашты, дип яза җирле басма.

“Без бергә!” – әлеге шигарь “Алинә”дә үткән бу зур бәйгегә бик тә туры килеп торды. Ярыш рухы белән беррәттән гаилә җылысы һәм бердәмлеге хөкем сөргән чын спорт бәйрәме булды ул. Әтиләр, әниләр һәм балалар анда пневматик винтовкадан ату, урыннын озынлыкка сикерү, “пресс” ясау, гимнастика эскәмиясенә баскан килеш алга иелү, турникта күтәрелү һәм башка төрләр буенча ГТО нормативлары тапшырдылар. Аларның бер-берсе өчен кайгыртып, киңәшләр биреп торуларын, әйбәт нәтиҗәләр өчен тырышуларын күрсәгез!

Хузангай авылыннан килгән Гордеевлар – чын мәгънәсендә спорт сөюче гаилә. Әтиләре Юрий, әниләре Светлана, 8 яшьлек Матвей һәм 6 яшьлек Тимофей барысы да бертөрле форма – кызыл футболкалардан. Бу гаиләне күпләр оста чаңгычылар буларак белә. Алар райондагы һәр чаңгы ярышында катнаша һәм призлы урыннар ала. Биш яшеннән чаңгыга баскан Матвей быелгы сезонда үзебезнең районда гына түгел, Болгарда, Нурлатта, Аксубайдагы узышларда беренче булган. Малайлар әтиләре белән төрле спорт тренажерларында яратып шөгыльләнәләр. Нормативларны да бик әйбәт тапшырдылар.

Олег һәм Валентина Карманаевлар спорт бәйгесенә икенче сыйныфта укучы уллары Тимофей белән килгәннәр.

–Без гаиләбез белән сәламәт яшәү рәвешен тормыш принцибы иттек. 8-9 сыйныфлардагы улыбыз белән кызыбыз да спортка мөкиббән, –дип сөйли Олег Карманаев. –Өйдә спорт тренажерлары белән махсус бүлмә дә булдырдык. Кеше өчен сәламәтлек – иң мөһиме. Ә саулыгыңны саклау өчен гел хәрәкәттә булырга кирәк. Әле кайчан гына мин 95 килограмм авырлыкта идем. Даими спорт белән шөгыльләнү һәм дөрес туклану нәтиҗәсендә 75 килограммга калдым. Көн саен 15 чакрым җәяү йөрергә тырышам. Кыш буе бөтен гаиләбез белән чаңгы шуабыз. Улларым белән өчебез каратэ белән шөгыльләнәбез, төрле ярышларда катнашабыз. Бүгенге чараны бик кирәкле дип саныйбыз, нормативларны теләп тапшырабыз.

Алпарда яшәүче Айтуган һәм Гөлсинә Гайфуллиннар үзләренең уллары һәм кызлары янына тәрбиягә дә сабыйлар алганнар иде. Балаларның һәркайсында спортка мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Уллары Данил татарча һәм билбау көрәшләре белән мавыга, зона, илкүләм ярышларда катнашып җиңүләр яулый. Кызлары Айгөл һәм Диана каратэ белән шөгыльләнәләр, бассейнга йөзәргә йөриләр. Ә бөтен гаиләләре белән чаңгы шуарга яраталар икән.

Түбән Кәчи мәктәбе исеменнән чыгыш ясаган Искәндәр, Гөлназ, Илдан һәм Ирхан Гыйләҗевлар да спортсыз яшәүне күз алдына китермиләр. Бадминтон, футбол, чаңгы, өстәл теннисы – аларның яраткан спорт төрләре.

–Барың бергә спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне дә ныгыта, гаиләне дә берләштерә, вакытыңны дөрес бүләргә дә өйрәтә,–диләр ирле-хатынлы Искәндәр белән Гөлназ.
Мондый спортка мөкиббән гаиләләрнең һәркайсы турында бик озаклап сөйләп булыр иде. Базарлы Матактан Виктор һәм Любовь Королевлар, Наил һәм Елена Шәйхетдиновлар, Рәис һәм Алия Фәсаховлар, Юхмачыдан Рәшит һәм Татьяна Галиуллиннар, Борискинодан Петр һәм Зоя Бокаревлар һәм аларның балалары белән аралашу, төрле спорт күнегүләре башкаруларын күрү әлеге гаиләләргә карата соклану һәм ихтирам уятты.

Ярышларда катнашкан һәр гаиләгә ГТО нормативларын тапшыру хакында сертификатлар бирелде. Ә иң күп сандагы баллар җыйган өч гаилә ярышның җиңүчеләре дип игълан ителде. Болар – Алпар урта мәктәбеннән Гайфуллиннар (381 балл), Чуаш Борнае урта мәктәбеннән Филипповлар (405 балл) һәм Түбән Кәчи мәктәбеннән Гыйләҗевлар (410 балл). Гыйләҗевлар “Зур гаилә уеннары” махсус футболкалары белән дә бүләкләнде.

Район мәгариф идарәсе начальнигы Артем Савинов бәйгедә катнашкан һәр гаиләгә рәхмәт белдерде һәм ГТО нормативларын тапшырулары белән котлады. Ул тагын бер сөенечле хәбәр җиткерде – район “ГТО – бөтен гаилә белән” Зур гаилә уеннарында катнашучылар саны буенча республикада лидерлар рәтендә икән.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10