ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты Олег Табаковның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

13 март 2018, 08:27

Рөстәм Миңнеханов Олег Табаковның хатыны – Россиянең Халык артисткасы Марина Зудинага телеграмма юллады.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты СССРның Халык артисты Олег Табаковның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Ул Олег Табаковның хатыны – Россиянең Халык артисткасы Марина Зудинага телеграмма юллады. Рөстәм Миңнеханов Олег Павловичның барлык гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының, хезмәттәшләренең бу олы хәсрәтен уртаклашты. Бу кайгылы көннәрә аларга күркәм сабырлык теләде, дип хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

"Татарстан Республикасы театр сөючеләре исеменнән, шәхсән үз исемемнән ирегез, күренекле Россия мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклесе Олег Павлович Табаков вафат булуга бәйле рәвештә чын күңелдән кайгыгызны уртаклашам. Аның вафаты – бөтен ил өчен зур югалту, мондый чакта “бөтен бер дәвер китте” диләр. Илебез театр һәм киносәнгатенең танылган корифее, дистәләрчә еллар иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнгән Олег Павлович Табаков, чынлап та, россиялеләр күңелендә даһи актёр, зәвыклы һәм күренекле режиссёр, зирәк һәм игътибарлы педагог буларак урын алды", диелгән әлеге телеграмма текстында.

Татарстан Президенты Олег Табаковның кешелеклелеге, бетмәс-төкәнмәс оптимизмы, үз эшенә бирелгәнлеге, сәнгатькә тугрылыгы һәм иксез-чиксез тырышлыгы турында искә алган. 

"Ул бик матур, бай гомер кичерде һәм бәяләп бетермәслек мирас калдырды – куәте һәм колачы буенча гаять зур таланты белән тудырылган Олег Табаковның уникаль дөньясы. Бу аның онытылмас театр һәм кинообразлары да, сәләтле укучылары да, соклангыч “Табакерка”сы да, һәм үсешенә Олег Павлович күп көч һәм энергия түккән бөек МХТ та. Шундый күркәм, юмарт һәм тормыш сөючән булып кала ул безнең хәтерләрдә", диелгән Рөстәм Миңнеханов телеграммасында.

"Татар-информ" кичә Олег Табаковны соңгы юлга озату чарасы Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрында була, дип хәбәр итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10