ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын метрологик тәэмин итү хакында сөйләштеләр
Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды
ТР Президенты белән Петербург Губернаторы үзара хезмәттәшлек чаралары планын имзалады
Татарстан Премьер-министры Казанда ITSF XII Бөтенроссия форумын ачты
Татарстан Президенты Санкт-Петербургта Үзәк хәрби-диңгез музеенда булды

Мәдәният

Чаллыда татар телендә иң яхшы алып баручылар бәйгесе була

13 март 2018, 09:11

Бәйгедә һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучы студентлар, 16 дан 25 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). Чаллыда татар телендә иң яхшы алып баручыны ачыклыйлар. 20 март көнне 15:00 сәгатьтә "Нур" яшьләр үзәгендә татар телендә "Нәфис сүз остасы" бәйгесе узачак. Бу турыда "Мәйдан" журналы хәбәр итә.

Бәйге татар телен популярлаштыру һәм талантлы яшьләрне, аларның иҗат потенциалын ачыклау, яшьләрдә мәдәни-ял эшчәнлегенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә. "Нәфис сүз остасы" бәйгесе Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, "Мизгел" милли-мәдәни клубы һәм "Нур" яшьләр үзәге ярдәмендә оештырыла, диелгән "Мәйдан" журналы сайтында.

a4

Хәбәрдән билгеле булганча, "Нәфис сүз остасы” бәйгесе түбәндәге номинацияләре буенча үткәрелә:

-рәсми чараларны алып баручы;

-күңел ачу шоу-программаларын, массакүләм һәм спорт чараларын алып баручы;

- йола, фольклор, күңел ачу-уен программаларын алып баручы.

Бәйгедә һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучы студентлар, 16дан 25 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала.

Әлеге чарада катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 16 мартка кадәр mizgel11919@mail.ru. электрон почтасына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (965) 626-31-93 –Абдуллина Люция Наил кызы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10