ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын метрологик тәэмин итү хакында сөйләштеләр
Татарстан Республикасы белән Ташкент өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды
ТР Президенты белән Петербург Губернаторы үзара хезмәттәшлек чаралары планын имзалады
Татарстан Премьер-министры Казанда ITSF XII Бөтенроссия форумын ачты
Татарстан Президенты Санкт-Петербургта Үзәк хәрби-диңгез музеенда булды

Икътисад

Тимур Ногманов: Совет ярдәмендә күп кенә контролерлар бизнеска мөнәсәбәтен үзгәртте

13 март 2018, 11:08 , Фото: Расих Фасхутдинов

Тимур Ногманов: Совет ярдәмендә күп кенә контролерлар бизнеска мөнәсәбәтен үзгәртте ТР Президенты каршындагы Эшкуарлык советы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча күп кенә контроль-күзәтчелек органнары хокук бозуларны кисәтүгә күчә башлады.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлык советы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча, күп кенә контроль-күзәтчелек органнары бизнеска карата үз мөнәсәбәтен тамырдан үзгәртте. Татарстанның бизнес-омбудсмены Тимур Ногманов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Контроль-күзәтчелек органнары күп кенә эшкуарларга карата үз мөнәсәбәтен үзгәртеп, хокук бозуларны кисәтүгә күчә һәм башка алымнарны куллана башлады. Ягъни алар хокук бозуларны ачыклый, кисәтә, хәтта булыша да, ә аннары штраф салалар һәм җаваплылыкка тарталар. Моны без мөһим адымнарның берсе дип саныйбыз», - диде Ногманов.

Интервью с бизнес-омбудсменом Татарстана Тимуром Нагумановым

«Минем биш ел дәвамында бизнес-омбудсмен булып эшләү тәҗрибәсе күрсәткәнчә, катлаулы дәүләт структуралары булмый, бары тик аралашу гына җитми. Хәтта элемтәгә керми торган иптәшләрне дә без күп тапкырлар эшкуарлар белән аралашу өчен бер өстәл артына утырттык, төрле очрашулар үткәрдек», - диде бизнес-омбудсмен.

Татарстанда түрәләр кирәгенчә ачык та, адекват та була ала. Әгәр кем беләндер проблемалар килеп туа икән, совет белгечләре аның белән алга таба да эшләвен дәвам итә, дип сүзен йомгаклады Тимур Ногманов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10