ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда сайлаулар вакытында штаттан тыш хәлләрне җайга салу үзәге эшләячәк

13 март 2018, 12:04 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстанда сайлаулар вакытында штаттан тыш хәлләрне җайга салу үзәге эшләячәк Элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен, тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырыла.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда Россия Президентын сайлаулар вакытында элемтә челтәрләрендә штаттан тыш хәлләрне җайга салу үзәге булдырылачак. Ул 16-20 мартта тәүлек әйләнәсе эшләячәк. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов шул хакта хәбәр итте.

«Сайлау участокларында штаттан тыш хәлләрне җайга салу эше расланган регламент, шулай ук эшче төркем һәм сайлау участоклары әгъзалары арасындагы үзара хезмәттәшлек схемасы нигезендә алып барылачак. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы предприятиеләрендә элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен, тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылган», - диде ул.

Роман Шәйхетдинов республикада сайлаулар вакытында элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итү максатыннан эшче төркем оештырылуын искәртте. 6 мартта сайлау участокларының берсендә элемтә челтәрләрендә штаттан тыш хәлләрне җайга салу буенча күнекмә чаралар узды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10