ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Икътисад

Алексей Песошинны «КАМАЗ» директорлар советы составына кертергә тәкъдим иттеләр

13 март 2018, 12:19 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Алексей Песошинны «КАМАЗ» директорлар советы составына кертергә тәкъдим иттеләр Директорлар советының яңа составы 2018 елның 29 июнендә сайланачак.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). «КАМАЗ» директорлар советының кадрлар һәм бүләкләүләр буенча комитеты Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинны «КАМАЗ» директорлар советына сайлау өчен кандидатуралар исемлегенә кертергә тәкъдим итте. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исемлектә барлыгы 11 кандидат бар. Алексей Песошин «КАМАЗ» директорлар советы составына әле беренче тапкыр тәкъдим ителгән. Исемлектәге башка кандидатлар совет әгъзалары булып тора инде. Компания вәкилләре билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән кандидатлар, булган тәҗрибәләренә таянып, предприятие алдындагы стратегик бурычларны хәл итәргә булышачак.

Кандидатлар исемлегендә моңа кадәр предприятие директорлар советы составына кергән элеккеге Премьер-министр Илдар Халиков юк.

Яңа состав «КАМАЗ» акционерларының 2018 елның 29 июнендәге еллык җыелышында расланачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10