ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Мәдәният

Татарстан Мәдәният министрлыгы республика музейлар челтәрен оптимальләштерергә ниятли

13 март 2018, 12:39 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Татарстан Мәдәният министрлыгы республика музейлар челтәрен оптимальләштерергә ниятли Үзләренә йөкләнгән дәүләт функцияләрен башкармый торган музейлар да бар, ди министрлыкның музей эшен үстерү бүлеге башлыгы.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Оксана Романова). 2018 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы төбәктәге дәүләт музейлар челтәрен оптимальләштерү башлангычы белән чыгарга ниятли. Министрлыкның музей эшен үстерү бүлеге башлыгы Дамир Нотфуллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Быел без дәүләт музейлар челтәрен оптимальләштерергә тәкъдим итәбез. Чөнки үзләренә йөкләнгән дәүләт функцияләрен башкармый торган музейлар да бар. Муниципаль музейларга караганда, дәүләт музейларына карата таләпләр дә югарырак, финанслау да башкача, алар дәүләт биреме нигезендә эшли. Оптимальләштерү чыгымнарны конструктив сарыф итүне күздә тота», - диде Нотфуллин.

Аның сүзләренчә, музейны муниципаль категориягә күчерү, аны филиал статусында дәүләт музеена кушу оптимальләштерүнең кайбер вариантлары булып тора. Дәүләт музее дигәндә, Татарстан Милли музеен мисал итеп китерергә мөмкин. Ул хәзерге вакытта 14 филиалны (Алабуга музей-тыюлыгы, Болгар, Зөя һ.б.) берләштерә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10