ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Татар дөньясы

Азәрбәйҗанда татарларның "Ак калфак" оешмасы Әниләр көне оештырды

13 март 2018, 18:01 , Фото: az.tatarstan.ru

Азәрбәйҗанда татарларның Бәйрәмдә татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыганнар, җырлар җырлаганнар, татар милли биюләрен биегәннәр.

(Казан, 13 март, "Татар-информ"). 11 мартта Татарстан Республикасының Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә халыкара хатын-кызлар көне 8 мартка багышланган Әниләр көне булды. Бу турыда Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

День матери (Әниләр көне)

Бәйрәмне татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы оештырды. Оешманы Сания Әлмәшева җитәкли.

 День матери (Әниләр көне)

Әниләр көнендә хатын-кызларга, әниләргә һәм әбиләргә багышлап, татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, "Парлы бию", "Шәлләр белән бию” милли биюләрен башкардылар, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10