ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
КФУның “Мизгел” яшьләр театры актерларга кастинг игълан итә
25 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Р.Миңнеханов 2018 елгы Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты
Т.Миңнуллина: Петербург халыкара икътисадый форумында "биш"кә эшләдек
Әлмәт колониясендәге янгынның гомуми мәйданы якынча 2 мең кв. метр тирәсе

Фән һәм мәгариф

Татарстанда барлык музыка мәктәпләренә фортепиано бирәчәкләр

13 март 2018, 20:16 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстанда барлык музыка мәктәпләренә фортепиано бирәчәкләр  “Бердәм Россия”нең музыка мәктәпләренә ярдәм проекты турында Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

(Казан, 13 март, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстанның барлык музыка мәктәпләре фортепиано белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте.

“Бердәм Россия” төрле проектларны тормышка ашыра, шул исәптән музыка мәктәпләренә дә ярдәм итә”, диде ул һәм өстәп, әлеге музыка коралы 66 учреждениегә булачагын әйтте.

Парламентарий Татарстанның әлеге программага быел эләккәнлегенме әллә киләсе елда буласымы икәнен төгәл әйтә алмады.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10