ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Социаль челтәрләрдә Казанның Совет районында булган җитди һәлакәт видеосы пәйда булды

14 март 2018, 09:25

Социаль челтәрләрдә Казанның Совет районында булган җитди һәлакәт видеосы пәйда булды  Әлеге һәлакәт Җиңү проспектында тәүлекнең караңгы вакытында булган.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Казанның Совет районында “Хендэ” һәм “Джили” машиналары бәрелешкән, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән файдаланучылар.

Юл-транспорт һәлакәте тәүлекнең караңгы вакытында Агросәнәгать паркыннан ерак булмаган урында килеп чыккан. Шаһитларның берсе һәлакәтне видеорегистратор камерасына төшереп алган.

Кадрлардан күренгәнчә, автомобильләрнең берсе икенчесен юлдан этеп чыгарып, тимер коймага китереп кыскан.

Шәһәр дәүләтавтоинспекциясе мәгълүматлары буенча, машиналарның берсен йөрткән 31 яшьлек хатын-кыз җәрәхәтләр алган һәм һәлакәт урыныннан хастаханәгә озатылган.

Юл-транспорт һәлакәтенең өстәмә мәгълүматлары ачыклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10