ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

Илдар Гыйльметдинов Казанда музыкаль театр булырга тиеш дигән фикерне хуплады

14 март 2018, 10:33

Илдар Гыйльметдинов Казанда музыкаль театр булырга тиеш дигән фикерне хуплады Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты бу хакта утырышның постановлениесендә калын хәрефләр белән язарга кирәклеген белдерде.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов, Казанда музыкаль театр булырга тиеш, дип белдерде. Бу хакта ул Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.

“Бездә музыкаль театр булырга тиеш дигән фикерне хуплыйм. Бу хакта утырышның постановлениесендә калын хәрефләр белән язарга кирәк. Бүген бина булмаса, иртәгә, берсе көнгә булыр. Иң мөһиме, чыгыш ясый алырлык оешма булырга тиеш”, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Депутат, шулай ук, Татарстанның барлык сәнгать мәктәпләренә фортепиано биреләчәген әйтте. “Бердәм Россия” төрле проектларны гамәлгә ашыра, шул исәптән, музыка мәктәпләренә ярдәм итә”, - дип ул 66 учреждениегә фортепиано биреләчәген белдерде. Быелмы, киләсе елгамы – әлегә ул монысын анык кына әйтмәде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10