ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Кырымда Коръән укучылар бәйгесе узачак

14 март 2018, 13:58 , Фото: Салават Камалетдинов

Кырымда Коръән укучылар бәйгесе узачак    Бәйгедә 45 яшьтән өлкән булган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Кырым һәм Севастополь шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте Кырымда төп нөсхәсендә Коръән укучылар бәйгесе узачагын хәбәр итә.

Бәйгедә 45 яшьтән өлкән булган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Сайлап алу турлары район һәм торак пункт мәчетләрендә узачак, анда Коръәнне иң яхшы укучылар ачыкланачак. Бу хакта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтенкырым Коръән укучылар бәйгесе финалы Рамазан аеның 27нче көнендә Симферополь шәһәренең төп мәчете Кәбир-җамда узачак. Финалга чыгучыларга кыйммәтле бүләкләр һәм призлар тапшырылачак. Ә иң төп приз – хаҗга бару өчен түләүсез юллама.

Бәйге кураторы, Тышкы элемтәләр һәм хаҗны оештыру бүлеге җитәкчесе Артур Рәшитов сүзләренчә, бәйгенең максаты мөселманнарны Изге китап укуга тарту булып тора.

Бәйгедә катнашырга теләге булганнар үз имамнарына мөрәҗәгать итә ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10