ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

“Ак Барс” Дудь, Ждун һәм версус-батл белән мультфильм чыгарды

14 март 2018, 14:10

КХЛның Көнчыгыш конференциясе ярымфиналы алдыннан, "Ак Барс" командасы интернет-мемнар белән ролик ясаган.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). “Ак Барс” хоккей клубы КХЛның Көнчыгыш конференциясе ярымфиналы алдыннан мульфильм чыгарган. Плей-оффның икенче раундына стартка ике көн кала, клубның социаль челтәрдәге аккаунтларында кызыклы видео урнаштырдылар.

Казан командасы ясаган мультфильмда соңгы айлардагы киң таралган интернет-мемнар, билгеле интернет-персонажлар кулланганнар. Видеороликка журналист Юрий Дудь, төрек аш-су әзерләүчесе Нусрет Гекче һәм башкалар эләккән.

Көнчыгыш конференциянең чирек финалында “Ак Барс” “Амур”ны 4:1 исәбе белән җиңде. Киләсе раундта Казан командасы Омск “Авангарды” яисә Магнитогорск “Металлургы” белән уйнаячак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10