ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Мәдәният

Бүген Казанда VI L'arte del arco Халыкара фестивале ачыла

14 март 2018, 15:03

Бүген Казанда VI L'arte del arco Халыкара фестивале ачыла Фестиваль программасын Бөекбританиядән килгән иң яшь скрипкачы Лея Чжу ача. Аны “Скрипка принцессасы” һәм “XXI гасыр могҗизасы” атыйлар.

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). Бүген Казанда VI L'arte del arco Халыкара фестивале ачыла. Фестивальне оештыручылар – Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera Казан камера оркестры белән ТР Мәдәният министрлыгы Казанга янә дөньякүләм танылган солистларны чакырган. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан беренче тапкыр Хорватия виолончелисткасы Моника Лесковар, фестивальдә Греция һәм Польшаданы тәкъдим итүче Ирмина Тринкос чыгыш ясаячак. Шулай ук дөнья һәм Европа сәхнәләрен шаулаткан Россия музыкантлары Никита Борисоглебский белән Денис Шаповалов та чакырылган.

Бүген фестиваль программасын иң яшь катнашучы - Бөекбританиядән килгән иң яшь скрипкачы Лея Чжу ача. Аны “Скрипка принцессасы” һәм “XXI гасыр могҗизасы” дип тә атыйлар. Ә концертның икенче бүлегендә сәхнәгә Россия скрипкачысы Родион Замуруев чыгачак.

Искәртеп узабыз: фестивальнең концертлары традиция буенча Казан, Түбән Кама һәм Чаллыда узачак. Барлык шәһәрләрдә дә музыкаль премьералар яңгыраячак, ә фестивальдә катнашучылар Казанда яшь музыкантлар өчен бушлай остаз дәресләре бирәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10