ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Икътисад, Авыл

"Казан" агросәнәгать паркы тәҗрибәсе белән чит илләр дә кызыксына башлаган

14 март 2018, 15:36 , Фото: Султан Исхаков

"Казан” агросәнәгать паркының төп миссиясе - Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итү.

(Казан, 14 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). “Казан” агросәнәгать паркы” акционерлык җәмгыяте оешканга быел май аенда биш ел була. Предприятиенең генераль директоры Олег Власов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үсеш перспективалары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм системасы турында сөйләде.

“Казан” агросәнәгать паркы республиканың шактый уңышлы үсеш алган предприятиесе булып санала. Биредә фермерлар җитештергән натураль ит-сөт продукциясен, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башкаларны сатып алу мөмкинлеге бар.

Агросәнәгать паркында 1200 дән артык эш урыны булдырылган, 281 резидент эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Олег Власов әйтүенчә, ел дәвамында товар әйләнеше 1,5 млрд сум тәшкил иткән.

Агросәнәгать паркына карата кызыксыну елдан-ел арта. Бу мәйданчыкка Татарстан эшмәкәрләренең дә, Россиянең башка төбәкләреннән дә ихтыяҗ зур. Безнең тәҗрибәне федераль округлар, Ерак һәм Якын чит ил вәкилләре өйрәнә. Без алар белән мәгълүмат, тәҗрибә уртаклашабыз. Гел шул хакта уйланам: әгәр дә безгә дә 5 ел элек ничек эшләргә, нәрсәдән тыелырга кирәклеген аңлатсалар иде дим. Кызганыч, бездә ул чакта андый мөмкинлек булмады. Бүген үзебез башкаларга бик теләп сөйлибез”, - дип белдерде.

Олег Власов “Казан” агросәнәгать паркының төп миссиясе Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итүгә корылганын искәртте. Бу нисбәттән, ул авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче фермерлар һәм эшмәкәрләр өчен махсус маркетинг сәясәте эшләнгәнен әйтте. Бу - агросәнәгать паркның барлык хезмәтләренә 50 процентка кадәр ташламалар, үз производствоңны оештырган очракта, аренда каникуллары, сатып алу трафигы аеруча югары булган сәүдә урыннары, бер көнлек сәүдә өчен урыннар.

“2017 ел нәтиҗәләре буенча, бу ташламалардан республикадагы 30 дан артык  товар җитештерүче файдаланды. Без аларның сәүдә урыннарында “Татарстанда 100 процент сыйфат белән җитештерелгән” дигән махсус билге куярга карар иттек. Болай эшләү продукцияне кулланучылар арасында яхшырак таныта”, - дип белдерде ул.

Үз продукциясен үзләре килеп сата алмаучы фермерларга да кайгырырлык урын юк. 2017 елда андыйлар өчен яңа юнәлеш булдырылган – "Фермерский дворик" дигән почмак бар. "Без җитештерүчеләрнең продукциясен үзебез сатып алабыз һәм аны үз мәйданчыгыбызда сатабыз", - диде Олег Власов.

Агросәнәгать паркы генераль директоры үзе килеп сата алмаучыларның кереме түбәнрәктер дигән фикер белән килеште. "Шунысы мөһим: сәүдә – катлаулы технологик процесс. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүченең һәркайсы да сатарга әзер, дип әйтеп булмый. Чөнки ничек сатасын белми. Безгә килә, урын сорый. Без аңа урынны бирәбез, әмма аңа сатып алучыны ничек җәлеп итү, промакция кебек әйберләр аңлашылмый. Һәм мин аларны аңлыйм да, сату эшенә дә өйрәнергә кирәк. Бәлки, ул җитештерүнең бөтен нечкәлекләрен бик яхшы беләдер, бәлки, ул үзе сатмагач, кеременең бер өлешен югалтадыр, әмма башлангыч этапта бу нормаль күренеш", - диде ул. Олег Власов, кемгәдер сату сәләте соңрак килергә мөмкинлеген әйтте.

Олег Власов эшкәртү производствосына игътибар бирелүен билгеләп узды. 2017 елда агросәнәгать паркында 18 азык-төлек эшкәртү базасы булдырылганын әйтте. "Бу производстволарда елына 800 төрле 7 мең тоннадан артык продукция әзерләнә", - диде ул.

Ярминкә мәйданы турында сөйләгәндә, Олег Власов Казан ярминкәләрендә тәкъдим ителгән продукциянең 30 проценты "Казан" агросәнәгать паркында сатылуын әйтте.

2017 елда көзен 7 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән.

Олег Власов продукциянең сыйфатына өстенлек бирелүен билгеләп узды. Ул 2017 елда агросәнәгать паркының ветеринария лабораториясе тарафыннан, продукция сыйфаты буенча 133 мең тикшерү үткәрелгәнен хәбәр итте. Нәтиҗәдә, 16 тоннадан артык продукция сатуга чыгарылмаган. Кыскасы, генераль директор шактый катгый дисциплинага йөз тотуларын ассызыклады.

Предприятиенең генераль директоры агросәнәгать паркының керем алуы төп максат булмавына игътибарны юнәлтте. "Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр аша табыш алу - безнең максат түгел", - диде ул.

Олег Власов әйтүенчә, агросәнәгать паркына аена якынча 360 мең кеше килә. Атна уртасында көненә 7-8 мең сатып алучы булса, ял көннәрендә сыйфатлы һәм үтемле бәядән продукция алырга 24 меңләп кеше килә. Узган 2017 елда 3 млн 400 мең кеше килгән дип исәпләп чыгарылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10