ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Прокопьевскида яшәүче татарлар кышкы Сабан туе уздырды

14 март 2018, 14:47

Бәйрәм татар милли ризыклары – чәк-чәк, коймак һәм башка тәм-томнар белән сыйланып, чәй эчеп, төгәлләнгән.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Узган якшәмбедә Прокопьевск шәһәрендәге җирле татар милли-мәдәни автономиясе Зенков паркында кышкы Сабан туе оештырган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Чаңгы базасында бәйрәмдә чаңгы шуганнар, гер күтәргәннәр, турникта күтәрелгәннәр, аркан тартыштканнар. 

"Гер спортында беренчелекне, 16 килограммлы герне 44 тапкыр күтәреп, Ринат Гаязов яулады. “Рамазан” мәхәлләсе имам-хатыйбы Марсель Кантиков турникта 21 тапкыр күтәрелде. Бәйрәм татар милли ризыклары – чәк-чәк, коймак һәм башка тәм-томнардан сыйланып, чәй эчү белән төгәлләнде", диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10