ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

14 март 2018, 16:35 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты Әхмәт Садык Доган республика җитәкчелегенә консуллыкка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Әхмәт Садык Доган белән очрашты.

Республика парламенты рәисе дипломатны вазифасына керешүе белән котлады, Татарстан белән Төркия арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне, шул исәптән парламентара элемтәләрне саклауга һәм ныгытуга, ышануын белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

“Сез эшли торган консуллык округы зур, эш күләме дә күп. Эшегездә уңышлар телим”, - диде Мөхәмәтшин, кунакны сәламләп.

Төркия белән Татарстан арасындагы икътисади һәм мәдәни элемтәләрдән тыш, парламентара ныклы мөнәсәбәтләр урнашты, дип әйтте парламент җитәкчесе.

Әхмәт Садык Доган республика җитәкчелегенә, консуллыкка ярдәм итүләре өчен, рәхмәт белдерде. Ул республиканың берничә шәһәрендә (Алабугада) булуын һәм Татарстанда төрек диаспорасы белән эшләүгә игътибар итәргә ниятләвен сөйләде.

Очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова үзара багланышларның тагын бер ысулын - “Мәрхәмәт” – “Милосердие” депутатлар берләшмәсе үткәрә торган хәйрия һәм гуманитар акцияләре аша оештыруны әйтте. 

Очрашу азагында Фәрит Мөхәммәтшин Әхмәт Садык Доганга тагын бер тапкыр эшендә уңышлар теләде. “Без сезнең өчен һәрвакыт ачык”, - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10