ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда сайлау кампаниясенә 310 млн сум бүлеп биргән

14 март 2018, 18:01 , Фото: Ильнар Тухбатов

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанда сайлау кампаниясенә 310 млн сум бүлеп биргән Бу акча сайлау комиссияләре әгъзаларына хезмәт хакы түләү, бюллетеньнар бастыру, участокларны инвалидлар өчен яраклаштыруга сарыф ителгән.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Егор Никитин). Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстанга Россия Президенты сайлаулары кампаниясенә 310 млн сум бүлеп биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

“Бу акча сайлау комиссияләре әгъзаларына хезмәт хакы түләү, мәгълүмат эшләре, тышкы реклама, плакатлар һәм мәгълүмат материаллары, шулай ук бюллетеньнар бастыру өчен сарыф ителгән”, - дип сөйләде Шаһиәхмәтов журналистларга.

Бүлеп бирелгән акчаның бер өлеше инвалидлар өчен кабиналар һәм күз күреме начар булганнар өчен бюллетеньга куела торган махсус трафаретлар сатып алуга тотылуын искәртте ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10