ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татар рәссамнары белән тарихчылар халыкка тарихи белем бирү проектларын башлап җибәрәләр
Татарстан әниләрен эшмәкәрлек нигезләренә бушлай укытачаклар
18 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Варшавада татар кухнясы көннәрендә чәкчәк пешерергә өйрәтәчәкләр
Чиләбедә Татар халык театры яңадан эшли башлады

Авыл

Татарстанның нәсел эше орлыкчылык идарәсенә 23 эш машинасы тапшырылды

14 март 2018, 18:11 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстанның нәсел эше орлыкчылык идарәсенә 23 эш машинасы тапшырылды Идарәнең ведомство учреждениеләре “Лада Гранта” һәм “Лада Ларгус” автомобильләренә лаек булды.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  терлекчелектә нәсел эше орлыкчылык идарәсе баш дәүләт идарәсенең ведомство учреждениеләре яңа эш машиналарына ия булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда идарәгә 23 машина ачкычы тапшырды.

“Лада Гранта” һәм “Лада Ларгус” җиңел машиналары селекция-нәсел эшен, ясалма орлыкландыру һәм эмбрионнар трансплантациясе, нәселле хайваннарның һәм аларның продукциясенең сыйфатын тикшерү, биологик һәм санитар нормаларга җавап бирә торган орлык булдыру эшен җайга салачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты бүген өч тармакка - ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшырды.

“Бу юнәлешне безгә алга таба да үстерәчәкбез, чөнки авыл җирендә безнең кебек кешеләр яши. Алар да район үзәкләре, шәһәрләрдәге кебек шартларга мохтаҗ. Әлеге адым авылларда хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыруга җитди йогынты ясар”, – диде Рөстәм Миңнеханов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10