ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Марат Әхмәтов авылны яшәтүдә сыер савучының ролен билгеләп үтте
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Конгресс туган телне ирекле өйрәнү турындагы закон проектын карамаска өнди
Айнур Айделдинов инновацион компанияләр булдыру белән бәйле проблемаларны билгеләде
20 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә ис тиеп агулану буенча җинаять эше кузгатылган

15 март 2018, 10:17

Фаҗигагә юллык һәм вентиляция каналларының төзексезлеге сәбәп булганы ачыкланган.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Әлмәт шәһәре прокуратурасы ис тиеп агулану аркасында ике ир-атның үлеме буенча тикшерү үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

2018 елның 4 мартында, Әлмәттә Төзүчеләр проспекты буенча 47 нче күп фатирлы торак йорт фатирында, ир һәм аның улының гәүдәләре табыла. Аңсыз хәлдә хатын-кыз “ис тиеп агулану” диагнозы белән Әлмәт үзәк район хастаханәсенә озатыла.

Тикшерү барышында фаҗигагә юллык һәм вентиляция каналларының төзексезлеге сәбәп булганы ачыкланган. 2016 елдан бу фатирда вентиляция каналларын идарәче компания дә, махсус оешма да карамаган.

Прокурор тикшерүе материаллары буенча, Россия Тикшерү комитетының төбәк тикшерү органнары тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының 238 нче маддәсенең 3 нче часте (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтеп, саксызлык аркасында ике кешенең үлеменә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаять эшен тикшерү барышы прокуратура контролендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10