ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Яңа Чишмә районында юл һәлакәтендә ике кеше үлгән

15 март 2018, 20:38

Яңа Чишмә районында юл һәлакәтендә ике кеше үлгән “МАЗ” кызу килеп, каршы як хәрәкәт юлына чыккан һәм җиңел автомобиль өстенә ауган.

(Казан, 15 март, “Татар-информ”). Яңа Чишмә районында йөк машинасы авып, “Лада” машинасын йөртүче һәм пассажир һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Көндез Әзи – Шонталы юлының 38нче чакрымында “Маз” йөртүчесе тизлекне арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына очып чыккан һәм идарәне югалткан. Шуның аркасында йөк машинасы “Лада Калина” җиңел автомобиле өстенә ауган.

Һәлакәттә 27 яшьлек җиңел машина йөртүче һәм аның 51 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10