ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Путин Россия халкын сайлауларда катнашырга чакырды

16 март 2018, 09:29 , Фото: kremlin.ru

Путин Россия халкын сайлауларда катнашырга чакырды Россия Президенты илдә бердәнбер хакимият чыганагы халык булуын әйтте.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Россиянең гамәлдәге Президенты Владимир Путин ил гражданнарын якшәмбе көнне, 18 мартта, узачак сайлауларда катнашырга чакырды. RT телеканалында Владимир Путин мөрәҗәгате чыкты.

Россия лидеры Конституция нигезендә илдә бердәнбер хакимият чыганагы халык булуын белдерде һәм илебезнең киләчәге нәкъ менә халык ихтыярына бәйле икәнлеген искәртте.

В. Путин гражданнарны сайлау участокларына килергә чакырды. «Бөек, яраткан Россиябезнең киләчәген сайлау хокукыннан файдаланыгыз», - дип өстәде ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10