ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Ык елгасында баткан ир-ат мәетен Минзәлә коткаручылары өч көн эзләгән
Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк
Мөселман балалар Сабан туенда баш батырны, көрәштермичә, жирәбәдә ачыкладылар
Мәскәүдән Эльза Габдрахманова Казанда узачак "Татар кызы" конкурсында катнашырга әзерләнә
Алмаз Хәмзин: Кадим Нуруллинны циркка җибәрәләр дигәч, шаккатык - "Шәһри Казан" газетасы

Татар дөньясы

Торонто татар җәмгыятенә нигез салучыларның берсе Батухан Азимов вафат

16 март 2018, 10:16

Чит җирләрдә татар милли-мәдәни тормышын саклап калуга үзеннән зур өлеш керткән татар халкының каһарман улы вафат, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

(Казан, 16 март, "Татар-информ"). Чит җирләрдә татар милли-мәдәни тормышын саклап калуга үзеннән зур өлеш керткән, гомерен туган телебезне, динебезне саклауга багышлаган татар халкының күренекле каһарман улы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Торонто татар җәмгыятенә нигез салучыларның берсе Батухан Азимов вафат, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

"Батухан абыйның бар гомере олы бер юлны хәтерләтеп, тормышны ярату, нинди генә авырлыкларга карамастан да үзеңдә алга атларга көч табу, кешеләргә карата мәрхәмәтле мөнәсәбәт үрнәге. Милләтпәрвәр шәхес гомере буе туктаусыз хәрәкәттә, хезмәттә булды, шуның белән милләттәшләре, якташлары арасында зур абруй казанды. Татар халкы өчен Батухан әфәнденең вафаты зур югалту", диелгән әлеге хәбәрдә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмнең гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10