ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
21 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Казанда Бөтендөнья урам киносы фестивалендә Татарстанның кыска фильмнарын күрсәтәчәкләр
Клара Кучковскаяның себер татар телендә беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде
"Аэрофлот" Шереметьево аэропортыннан багажларны җибәрү проблемасы турында хәбәр итә
Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Мәдәният

Кече Елга авылы халык театры Данил Салихов әсәрен сәхнәләштерде

16 март 2018, 10:44 , Фото: laishevskyi.ru

Кече Елга авылы халык театры Данил Салихов әсәрен сәхнәләштерде Лаеш районында драматург Данил Салиховның "Уч төбендә өч егет" спектаклен күрсәттеләр.

(Казан, 16 март, "Татар-информ"). Лаеш районының Кече Елга авылы халык театры Данил Салихов әсәре буенча премьера күрсәтте. Авыл театры "Уч төбендә өч егет" әсәрен сәхнәгә куйды, дип хәбәр итә Лаеш районы администрациясенең матбугат үзәге.

"Уч төбендә өч егет" спектакленең премьерасына Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, әсәрнең авторы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов килде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Спектакльдән соң, Данил Салихов тамашачыларга автографлы китаплар бүләк иткән. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10