(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Казанның Совет районында «Яндекс.Такси» автомобиле чокырга төшеп киткән, дип хәбәр итте социаль челтәрләрдән кулланучылар.
Гадәттән тыш хәл төнге берләр тирәсендә Гвардия урамында «Бакча» җәмәгать транспорты тукталышы янында булган.
«Киа Рио» автомобиле чокырга төшеп, түбәсенә әйләнеп, капланган.
Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләрен һәм нечкәлекләрен ачыклыйлар.